news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан агросәнәгать комплексының иң яхшы йөз белгече 100әр мең сум алачак

Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре өчен тугыз номинация буенча конкурс игълан ителде.

Татарстан агросәнәгать комплексының иң яхшы йөз белгече 100әр мең сум алачак
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече»конкурсына гаризалар кабул итүне игълан итте. Агросәнәгать комплексының иң яхшы йөз хезмәткәре 100әр мең сум алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Конкурс авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Анда республиканың һөнәри белеме һәм һөнәре буенча кимендә өч ел эш стажы булган авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнаша ала», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Конкурс берничә номинация буенча үткәрелә. Аерым алганда, болар — «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы хисапчы», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Республикасы муниципаль районында селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы начальнигы», «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре» һәм «АПКда хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч».

Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына гариза һәм кирәкле документларны 21 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Тулырак мәгълүмат белән Министрлыкның рәсми сайтында танышырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100