Мөслим һәм Чүпрәле районнарында кош гриппы табылган

Ветеринария идарәсе кош гриппын булдырмау өчен чаралар күрергә өнди.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мөслим һәм Чүпрәле районнарында кош гриппы табылган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кош гриппы диагнозы Мөслим районы Лиза Шакирҗанова КФХсында һәм Чүпрәленең Фәнис Төхвәтуллин КФХсында расланган.

Лиза Шакирҗанова хуҗалыгында җәй көне казлар Марий Эл Республикасы Токтайбәләк авылындагы эшмәкәр Равил Лотфуллиннан сатып алынган булган. Фәнис Төхвәтуллин үле казларын экспертизага Татар төбәкара ветеринария лабораториясенә алып килеп тикшертә һәм вирус булуы ачыклана.

Тикшерү барышында Мөслим районында казларның кыргый кошлар йөзә торган сулыкка да төшкәнлеге билгеле булган. Белгечләр кош гриппы кыргый кошлар белән контакт нәтиҗәсендә килеп чыккан дип саный.

Ветеринария идарәсе кош гриппын булдырмау өчен чаралар күрергә өнди. «Шәхси ярдәмче хуҗалыклар, кошчылык предприятиеләре җитәкчеләре бүген аеруча уяу булырга тиеш», — дип кисәтәләр.

Предприятие ябык режимда эшләргә, дезинфекция техникасы даими эшләп торырга тиеш, эшчеләрне махсус кием, аяк киемнәре белән тәэмин итәргә, кошчылык хуҗалыкларына шәхси хуҗалыкларда йорт кошы асрауны тыярга, кыргый кошлар очып кермәсен өчен чаралар күрергә, кошларга ризыкны башка төбәкләрдән кертмәскә кирәк», — диелә хәбәрдә.