Президент продукция сертификатлы булырга тиеш диде - Дәүләт Советы депутаты

Таһир Һадиев республика лидерының парламентка юнәлдерелгән еллык юлламасына анализ бирде.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). "Татарстаннан читкә продукция чыгару өчен продукциянең чын мәгънәсендә продукция булуы кирәк. Аның күләмле булуы, сыйфаты мөһим. Ул сыйфатлы булырга, тотрыклы булырга тиеш",- диде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев. Сөйләшү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның парламентка булган еллык юлламасына багышланган иде.

"Мин телим, теләмим дип эшләп булмый. Əгәр дә без контрактка керәбез икән, сиңа, һич югында, биш елга алдан исәпләргә кирәк. Бер кеше белән бер генә ел эшләмиләр бит инде безнең эшмәкәрләр. Аннан соң инде продукция сыйфаты буенча эшләргә кирәк. Əгәр дә синең продукцияңдә гөмбәчек авырулары бар икән, әгәр аксым җитми икән, клейковина юк икән - бу әйберләрне бит базарга чыгарып булмый. Шуның өчен безгә стандартлар кирәк. Шушы стандартлар буенча җитештерелгән продукцияне генә тәкъдим итеп була. Без продукцияне җитештерергә өйрәндек", - дип саный депутат.

Парламент вәкиле фикеренчә, алга таба җитештерүчеләрне продукцияне эшкәртергә, пакетларга тутырырга өйрәтергә, партнерлар белән тотрыклы эшләргә укытырга кирәк.

"Продукция технологияләргә тәңгәл килә торган, аның үзенең эчке сыйфатлары булырга тиеш һәм Президентыбыз сертификация хакында да әйтте,- диде Таһир Һадиев Президентның парламентка булган еллык юлламасын искә алып.- Без кибеткә керәбез икән, балалар караваты алсаң да, сертификаты бармы дисең, урындык аласың икән, серитификаты бармы дисең. Телевизор аласың икән, берәр уенчык аласың икән сертификаты булуы белән кызыксынасың. Президентыбыз моңа басым ясап әйтте".

Таһир Һадиев билгеләп үткәнчә, сертификация ике төрле була. Ул катгый рәвештә куелган, аны гамәлгә ашырмыйча булмый. Кеше үзенең эшчәнлеге хакында игълан итә һәм үзенең сүзләренә үзе җавап бирә. Болар икесе дә базар мөнәсәбәтендә тигез, үзенең урыны бар, дип аңлатма бирде закон чыгару органы әгъзасы.