Балтач комбайнчысы алдынгылар рәтендә

Зәй политехник көллиятендә яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика телевизион конкурсы үткәрелде.

(Балтач, 23 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт"). Зәй политехник көллиятендә яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика телевизион конкурсы үткәрелде. Анда безнең район данын Рәлиф Ильясов яклады, дип яза җирле басма.

Рәлифебез өчен быелгы урып-җыю чоры да бик уңышлы булды, тырыш хезмәте өчен ул район башлыгы Рамил Нотфуллин кулыннан вымпел алып, акчалата бүләккә лаек булган иде. Зәйдә дә сынатмады егетебез, теория һәм практика өлешләрен бик уңышлы үтеп чыгып, зәйлеләрдән генә калышып, икенче урынны алуга иреште. Рәлифкә Казан дәүләт университетына бушка укырга керү мөмкинлеге бирүче сертификат тапшырдылар һәм акчалата бүләк белән дә сөендердәләр. Менә бит тырышлыклар нинди уңышларга илтә ала һәм Рәлифебез һичшиксез бу уңайдан башкаларга үрнәк итеп куярлык.