Илдар Халиков Ростов өлкәсенә сәфәр кылды

Ул анда “Көзге кыр эшләрен үткәрү һәм терлекчелекне үстерүнең нәтиҗәләре турында” дигән күчмә киңәшмәдә катнашты

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Ростов өлкәсенә сәфәр кылды. Ул анда “Көзге кыр эшләрен үткәрү һәм терлекчелекне үстерүнең нәтиҗәләре турында” дигән күчмә киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин үткәрде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков, авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник, Федерация субъектларының профиль министрлыклары һәм ведомстволары, агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә 2010 елгы коырылыктан зыян күргән хуҗалыклар һәм төбәкләргә дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын да исәпкә алып, агымдагы елда Россиянең агросәнәгать комплексы эшенә төп нәтиҗәләр ясалды, 2011 елда авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендә төп юнәлешләр билгеләнде. Ростов өлкәсенә эш сәфәре барышында Илдар Халиков шулай ук Ростов-Дон шәһәренең татар диаспорасы вәкилләре белән дә очрашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.