news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан икътисад министры Сабада җитештерү мәйданчыкларын карады

Ул кече һәм урта бизнес вәкилләренең сорауларына җавап бирде.

Татарстан икътисад министры Сабада җитештерү мәйданчыкларын карады
http://saby-rt.ru/

(Саба, 23 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов кичә Сабага эш сәфәренә килде. Ул район башлыгы Рәис Миңнеханов озатуында Чулпыч сөт комплексында, Миңгәрдәге үсемлек мае сыгу заводында, Саба сөт комбинатында, «Саба» индустриаль паркында булды һәм җитәкчеләр белән әңгәмә корды

Көннең икенче яртысында министр «Сабантуй» комплексында эшмәкәрләр белән, район оешмалары-учреждениеләре катнашында «Түгәрәк өстәл» артында сөйләшү үткәрде. Кече һәм урта бизнес вәкилләренең  сорауларына җавап бирде.

«Саба районы хәзерге вакытта динамик үсештә. Авыл хуҗалыгына яңа технологияләр кертелә. Амбициоз планнар тормышка ашырыла. „Саба“ индустриаль паркын да карадык. Биредә резидентлар үз эшчәнлеген актив җәелдерә, яңа производстволар эшкә җигелә. Авыл хуҗалыгы районы булсынмы, Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрме, барысы да республика үсешенә үз өлешен кертә. Саба районының өлеше зур булмаса да, без көткән тулай продукция  күләме 18 миллиард сумга якынлаша», — диде министр


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100