Түбән Камада язгы чәчү 99 процентка төгәлләнгән

Быел чәчү эшләре 51 мең гектарда башкарылган.
(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Түбән Кама районында язгы кыр эшләре 98,6 процентка төгәлләнде. Хәзер карабодай чәчәсе, бәрәңге һәм башка яшелчәләрне утыртасы калган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.Быел чәчү эшләре 51 мең гектарда башкарылган, аларда бөртеклеләр, кукуруз, азык культуралары, шикәр чөгендере һ. б. чәчелгән.Карның озак ятуы, кырау төшү уҗым культураларның өлешчә өшүенә китергән, шуңа күрә Түбән Кама аграрийлары яз көне бөртекле культураларны өстәмә рәвештә чәчтеләр.Көзгә 42 мең тонна ашлык җыеп алу, 15 500 тонна печән, 52 930 тонна силос һәм 50 560 тонна сенаж әзерләү планлаштырыла.