Зур Кукмараның бер хуҗалыгында ремонтт эшләренә 9,5 млн акча сарыф ителәчәк

Быел район машина-трактор паркы шактый яңартылган.

(Кукмара, 23 март, «Татар-информ, «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Үткән атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Радик Саттаров белән «Урал» җәмгыятенең Зур Кукмара авылындагы машина-трактор паркында булып, техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге белән танышып кайтканнар. Хуҗалыкта ремонт эшләренә 9 миллион 500 мең сум акча каралган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ураллылар кырга чыгарга старт бирелгәнне генә көтә, ремонт эшләре төгәлләнгән, техникаларны агрегатлаштыру кебек мәшәкатьләр калып бара, диделәр.

Ураллылар быел куәтле К-744 тракторларына капиталь тикшерү үткәреп, тулысынча ремонтлап чыгарга планлаштыра. Өлгедә шундый бер тракторны төзекләндерүгә 1 миллион 400 мең сум акча киткән.

«Тракторның бер рамы гына утырып калган иде. Двигателен читтә ремонтлаттык, калганын үзебезнең егетләр эшләде. Быел югары энергияле әлеге техникаларны яхшылап ремонтлап куйсак, берничә ел ватылуларсыз тынычлап эшли алырбыз, дип уйлыйм», — диде җитәкче.

Ураллылар 3 мең гектар мәйданда бөртеклеләр, 450 гектарда кукуруз, 500 гектарда рапс игәргә планлаштыра. Азык культураларыннан сенажга дип, 650 гектарда — берьеллык, 500 гектарда күпьеллык үләннәр үстерәләр.

«План нигезендә беренче апрельгә кадәр тракторларны төзекләндерү каралган. Хуҗалыкларда барлыгы 454 берәмлек трактор исәпләнә. Шуның 309ы язгы кыр эшләрендә катнашачак. Аларның 92 проценты ремонт сызыгыннан үтте. Кайбер хуҗалыкларда гына читкә җибәреп ремонтлана торган детальләрнең кайтып җитүе кирәк», — диде ул.

Быел район машина-трактор паркы шактый яңартылган.