24 марттан Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Казанда ярминкәләр ун мәйданчыкта булачак.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). 24 марттан Казан, Чаллы һәм Октябрьский бистәсендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Казанлылар өчен ун мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көнкүреш товарлары сатып алу мөмкинлеге булачак.

Мәйданчыкларның исемлеге белән ведомствоның рәсми сайтында танышырга мөмкин.