Чит илдә җитештерелгән комбайн, тракторлар бәясе "тешли"

Яшел Үзән игенчеләре быел 38,6 гектарга якын мәйданда чәчү эшләре башкарырга ниятли

 (Казан, 23 март, «Татар-информ»). Чит илдә җитештерелгән комбайн, тракторларга бәя 80 процентка кадәр күтәрелгән. «МТЗ-12-21» тракторы хәзер 1,8 млн сумнан артык тора. Яшел Үзән игенчеләре булганын язгы чәчүгә әзерләп куйган инде. Районда барлык техниканың 90, ә чәчү агрегатларының 95 проценты кырга чыгарга әзер.

Ашламаларга килгәндә исә, бары тик «Кызыл Шәрык» филиалы хуҗалыгын гына телгә алырга була: биредә сатып алынган ашлама гектарына 34,1 кг туры килсә дә, республика күрсәткеченнән шактый түбән, дип яза “Яшел Үзән”газетасы.

Район хуҗалыклары чәчүлек ашлык белән тулысынча, төгәлрәге, 104 процентка тәэмин ителгән, 25 тоннадан артык элиталы орлык әзерләп куелган.
Игенчеләр быел 38 599 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарырга исәп тота.