news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы хуҗалыгында мөгезле эре терлекләрне маркировкалыйлар

Татарстанда эре мөгезле терлекләрне күпләп маркировкалау башланды.

Питрәч районы хуҗалыгында мөгезле эре терлекләрне маркировкалыйлар
http://pestrecy-rt.ru/

(Питрәч, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Питрәч-информ»). Питрәч районының «АгроЛак-К» җәмгыятендә яшь терлекләрне идентификацияләү сынау проекты буларак гамәлгә ашырыла. 

Колай авылының терлекчелек фермасы — районның алдынгы хуҗалыкларыннан берсе. Биредә 1150 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 450 се — савым сыерлары. Узган ел һәр сыердан 7340 килограмм сөт савылган. Чагыштыру өчен, 2019 елда 6528 килограмм иде. Уртача савым 18 килограмм тәшкил итте, һәр бозау өчен көнлек артым — 908 грамм. Бу турыда район матбугат үзәге хәбәр итә.

«Терлекләрне маркировкалау узган елның августыннан башланды. Бу вакыт эчендә 95 башка чип куйдык», — ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Рафаил Галимов.

Яңа туган бозауларга икенче көнне үк инвентарь номеры бирәләр һәм икесенә дә электрон кодлы биркалар куялар.Белгеч бу яңалыкның терлекчеләр өчен дә, сатып алучылар өчен дә уңайлы булуын билгеләп үтә. Телефон камерасын биркага гына китерергә кирәк, һәм хайван турында бөтен мәгълүмат — бозауның килеп чыгышы, токымы, вакцинация турында белешмәләр, анасының продуктивлыгы һәм инвентарь номеры күрсәтелә.

«Биркалар бозауның ике колагына да беркетелә, бу берсе төшеп китеп югала калса дип шулай эшләнә», — дип ачыклык кертте Рафаил Галимов.

Ике ел эчендә республикада барлык хуҗалыкларда да терлекләрне чиплаштырырга планлаштыралар. Әлегә маркировкалау ирекле характерда.

 

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100