Татарстанның иң тырыш авыл хуҗалыгы өлкәсе белгечләрен бүләкләделәр

«Авыл хуҗалыгының нигезен белгечләр тотып тора», – диде министр.
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанның Игенчеләр сараенда "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәтчәннәре” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чараны ТР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачып җибәрде.“Авылдагы хезмәт беркайчан да җиңел булмады. Беркайчан да. Елдан-ел шундый фикергә киләбез: технолог, оештыручы кебек белгечләр озак вакыт никтер бәяләнмичә кала. Менә шундый нәтиҗәләргә килеп, без берничә ел элек белгечләрне кызыксындыру максатыннан махсус бәйге уйлап табарга, стимул булдырырга дигән фикер килдек. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре кимсетелгән түгел. Әмма белгечләр бар җирдә дә бәяләнми. Бу конкурсның максаты – авыл хуҗалыгы нигезе тотынып торган кешеләрне бәяләү. Мин сезгә хезмәтегез өчен чын йөрәктән рәхмәт әйтәм, – диде министр.Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырышып хезмәт куйган “Иң яхшы икътисадчы”, Иң яхшы хисапчы”, Иң яхшы инженер”, “Иң яхшы зоотехник”, Иң яхшы мал табибы”, Иң яхшы агроном”, “Иң яхшы кадрлар белгече”, “Иң яхшы селекция-нәсел хезмәте белгече” номинацияләре буенча республика алдынгылары министрлыкның Мактау кәгазе һәм акчалата премиягә лаек булды.Марат Әхмәтов белгечләрнең хезмәтен бәяләп, узып баручы елга берникадәр нәтиҗә дә ясады.“Җиде ел элек, көчле корылык елында да без үз халәтебезне саклап кала алдык. Бу ныклык запасына бәйле. Ул ныклык безгә менә быел тагын бер тапкыр үзебезнең нәрсәгә сәләтле булуыбызны күрсәтергә ярдәм итте, агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең уңышын күрсәтә алды. Монда сезнең һәрберегезнең өлеше кергән, технологтан башлап, авыл хуҗалыгы министрына кадәр. Әз генә уңай һава торышы булдымы, нәтиҗәләр күз алдында – 5 миллион тонна икмәк, рекордлы шикәр чөгендере уңышы! Сөт җитештерү буенча да беренчелекне башка төбәкләргә бирмәдек. Бүгенге көнгә без 1 миллион 800 тонна сөт җитештерәбез”, – диде Марат Әхмәтов.Ул шулай ук Татарстанның ил лидеры булуын билгеләп үтте. “Авыл хуҗалыгы турында сөйләгәндә исә, безнең фундамент ул – сез – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре”, – диде һәм изге теләкләрен юллады.