Татарстан фермерларына 2 миллиард 623 миллион сумлык 11080 кредит бирелгән

Республикада авыл хуҗалыгына ярдәм итү һәрчак өстенлекле юнәлеш булды
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Агымдагы ел башыннан республикада кече хуҗалыкларга 12 миллиард 623 миллион сумлык 11080 кредит бирелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан белдерделәр.

Кредитларның иң күбе Кукмара районы крестьян хуҗалыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына бирелгән: 132 миллион сумлык 659 кредит. Арча районында 150,9 миллион сумлык 622 кредит бирелгән. Балтач районында кече хуҗалыклар 92 миллион сумлык 657 кредит алган. Мөслим районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына 151,5 миллион сумлык 447 кредит тәкъдим ителгән. Буа районында 126,6 миллион сумлык 508, ә Апаста 137,5 миллион сумлык 502 кредит алынган.

Элегрәк бирелгән кредитлар буенча 430,1 миллион сумлык субсидия бирелгән. Субсидияләрнең иң күбесе Арчада (30 миллион сум), Апаста (29,2), Кукмарада (27,7), Балтачта (26,7), Буада (23 миллион сум) бирелгән.