Казан базарларында 24 тоннадан артык сөт һәм 7 тоннадан артык ит сатылган

Авыл хуҗалыгы продукциясе арзанрак бәядән сатылган.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган ялларда Казан базарларында күпчелек халык сатып алырлык бәядән 24,5 тонна сөт һәм 7,5 тонна ит сатылган.
Шимбә - 12 тонна сөт һәм 4 тонна ит, ә якшәмбе 12,5 тонна сөт һәм 3,5 тонна ит сатылган. Бөтен продукциягә дә ихтыяҗ булган.