Зәйдә үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Анда район фермер, шәхси хуҗалыкларда, авыл җирлекләрендә җитештерелгән ит, сөт продуктлары, кондитер эшләнмәләре, җиләк-җимеш, яшелчә, бал һәм башкалар сатылды.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», «Зәй офыкары», Рәзимә Кашапова). Зәйнңе «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы яңартылган мәйданда ярминкә узды. Бу хакта район газетасы яза.

Анда район фермер, шәхси хуҗалыкларда, авыл җирлекләрендә җитештерелгән ит, сөт продуктлары, кондитер эшләнмәләре, җиләк-җимеш, яшелчә, бал һәм башкалар сатылды.

Волонтерлар өлкәннәргә алган продуктларын өйләренә илтергә булышты.

Район башлыгы Разиф Кәримов сәүдә рәтләре буйлап йөреп, бәяләрне контрольдә тотты.