ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре кышкы чорда терлекчеләр белән квартал саен очрашырга ниятли

М.Әхмәтов фикеренчә, 2010-2011 елгы кышлату чоры һәр хезмәткәр һәм белгечтән зур җаваплылык таләп итәчәк

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз кул астындагы барлык кешеләргә терлекләрне кышлату чорында (ул һәр хезмәткәр һәм белгечтән зур җаваплылык таләп итәчәк) конкрет гамәлләр кылырга чакырды.
Барлык юнәлешләр (продукция җитештерү, сөт сату, терлекләрне ашату һәм башкалар) буенча катгый контроль булдырырга кирәк. Терлекләрне ашыгыч рәвештә абзарда асрауга күчерү эшен оештыру зарур. М.Әхмәтов фикеренчә, хәзер терлекләрне болында йөртү берни дә бирми: яшел азык юк диярлек. Өстәвенә, ерак юл үтү аркасында терлекләрнең авырлыгы да кими, бу савымның күләмендә турыдан-туры чагылыш таба. Сыерга элеккеге авырлыгын җыю өчен шактый вакыт кирәк.
Соңгы вакытта сөт җитештерүне сизелерлек киметкән 15 районга (Менделеевски, Тәтеш, Ютазы, Югары Ослан һәм башкалар) ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре арасыннан кураторлар беркетергә кирәк.
М.Әхмәтов шулай ук кышкы чорда сөт җитештерү күләмнәренең кимүенә юл куймас өчен терлекчелек тармагы хезмәткәрләрен стимуллаштыру схемасын эшләргә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, якын киләчәктә әлеге төр терлекчелек продукциясе җитештерүдә 2009 елгы дәрәҗәгә ирешү зарур.
Хуҗалыкларда сөт җитештерү күләмен һәм терлекләрнең баш саны күпме булуын ачыклау максатыннан һәр квартал саен тикшерү үткәреләчәк. Һәр квартал нәтиҗәләре буенча алдынгы районнарга дәүләттән финанс ярдәме күрсәтү күздә тотыла. М.Әхмәтов искәртеп узганча, әле күптән түгел РФ Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин үз чыгышларының берсендә шул хакта хәбәр иткән, кышкы чорда терлекләрнең баш санын саклау хакында сөйләгән. Әгәр Татарстан сөтчелек тармагында үз позициясен сакласа, федераль бюджеттан финанс ярдәменә исәп тота алачак, дип саный М.Әхмәтов.