Буа районында 50 килограммлы кабак үстергәннәр

40 килолы кабакны Казанга авыл хуҗалыгы ярминкәсенә алып килеп сатачаклар.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Буа районының Түбән Наратбаш авылында Миләүшә һәм Айдар Камаловлар үз бакчаларында гаять зур кабаклар үстергән. Гигант кабакның иң зурысы 50 кило булган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Кабакларның иң зуры — 50 кг, калганнары — 20-40 кг, иң кечкенәсе — 5 килограммлысы әле түтәлдә, үсеп утыра», — дип сөйли Миләүшә Камалова.

«Гигант» сортлы орлыкларны кибеттән сатып алганнар. «Май аенда утырттым, су сиптем, бернинди пестицидлар һәм махсус өстәмәләр кулланмадым. Барлык орлыктан дүртесе генә чыкты, шулардан 16 кабак үсте», — дип сөйли хуҗабикә.

Миләүшә Камалова «Буанефтепродукт» филиалының кадрлар бүлегендә эшли, ире Айдар — Буа медицина училищесында. Аларның берсе дә шундый зур кабаклар булыр дип көтмәгән.

Мондый мул кабак уңышы бөтен авылны шаккатырган. Бу гигант яшелчәдән Миләүшә Камалова ботка, пироглар пешерергә, якыннарын һәм дусларын сыйларга уйлый. Бу кабакларның берсе бу шимбәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра торган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сатуга куелачак, диелә хәбәрдә.