Татарстанда 6,055 миллион тонна ашлык суктырылган

Кукурузны исәпкә алып, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 1,604 миллион гектарда җыелган.
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Татарстанда 6,055 миллион тонна ашлык суктырылган. Кукурузны исәпкә алып, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 1,604 миллион гектарда җыелган.

Республика буенча уртача уңышлылык гектарыннан 37,5 центнер тәшкил итә.

Республиканың 13 районы кукурузны исәпкә алып, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны тулысынча җыеп алган. Барлыгы 106,8 мең гектарда кукуруз уңышы җыясы калган. Бу эшләрне 29 районның аграрийлары башкара.