Түбән Кама районында бөртекле культураларны җыю тәмамлану алдында

Түбән Кама районында бөртекле культураларны җыю ахырына якынлаша. Эшләр тагын дүрт көннән тәмамланыр дип көтелә.
(Түбән Кама, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама районында бөртекле культураларны суктыру якындагы өч-дүрт көндә тулысынча тәмамланачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Габделбәр Әхмәтшин белдерде.
Соңгы мәгълүматлар буенча, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кырлардагы уңышның 98 процентын җыеп алган инде. Уңышлылык бер гектардан 38,7 центнер тәшкил итә.
Түбән Кама районында шикәр чөгендере уңышын җыю да тулы куәтенә дәвам итә. Татлы тамыр 325 гектар мәйданда алынган, уңышлылык - бер гектардан 300 центнер. “Мөмкин булган кадәр җир өстенә чыгарылган чөгендерне Зәйдә урнашкан шикәр заводына озаталар. Уңышның бер өлеше әлегә кырларда саклана”, - дип хәбәр итте Габделбәр Әхмәтшин.