Мамадыш районында 289 тонна бал җитештергәннәр

Һәр умарта оясыннан 26 килограмм бал алынган
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бу сезонда Мамадыш районы умартачылары 289 тонна бал җитештергән. Һәр умарта оясыннан 26 килограмм бал алынган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Дәүләт умартачылык идарәсендә хәбәр иттеләр.
Бу районда тагын да югары нәтиҗәләр бар. “Берсут” агрофирмасы ҖЧҖндә умартачы Михаил Кириллов 120 умарта оясыннан 75 центнер бал алган, ул һәр умарта оясыннан 63 килограмм дигән сүз.
Якынча мәгълүматлар буенча, гомумән быел республика буенча 3 мең тоннага якын бал алыначак, ягъни узган елгы кадәр.