420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Әлки, 22 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалында бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
2401 гектарда үстерелгән игеннәрдән филиал механизаторлары 5 мең тонна ашлык җыеп алдылар. Бер гектардан уңыш уртача 21 центнер тәшкил итә.
Игеннәрне теземнәргә салуда Фаил Яһудин, Ирек Җәләлетдинов бик тырышып эшләделәр. Ә суктыруда Евгений һәм Виталий Арнаковларга, Виталий Антоновка тиңнәр юк. Бу көннәрдә филиал комбайнчылары башка хуҗалыкларда урып-җыю эшләрендә булышалар.