Татарстанда 1 млн гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган

Республика буенча гектарыннан уртача 21,2 центнер уңыш чыга

(Казан, 22 август, «Татар-информ). Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан басуларында урак өсте барышы турында бәян итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Искәртәбез: Рөстәм Миңнеханов бүген Лениногрскига эш сәфәре кыла.

Киңәшмәдә ТР Хөкүмәте йортыннан видеоконференция режимында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, 2015 елның 22 августына 1 млн гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган, бу барлык мәйданнарның 64 процентны тәшкил итә.

2,12 млн тонна икмәк җыелган. Республика буенча гектарыннан уртача 21,2 центнер уңыш чыга (чагыштыру өчен: 2014 елда - гектарыннан 22,4 центнер). ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры билгеләп узганча, Әлки  (барлык мәйданнарның 81 процентында уңыш җыелган), Апас (76 процент), Нурлат (73 процент), Зәй (72 процент) районнарында бөртекле культураларны җыю тәмамлана. 

Марат Әхмәтов шикәр чөгендерен җыюга бәйле вәзгыять турында да хәбәр итте. Әйтик, республикада әлеге культура 57,7 мең гектар мәйданда чәчелгән, аларның 28,3 мең гектары - Зәй, 19,5 мең гектары - Буа, ә 9,9 меңе - Нурлат зонасында.

Барлыгы 2 млн тонна уңыш җыелыр дип фаразлана.

Шикәр чөгендерен эшкәртү өчен республикада Зәй, Буа, Нурлат районнарындагы шикәр заводлары җәлеп ителәчәк. 

Быел республикада 650 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчү ниятләнә. Марат Әхмәтов сүзләренчә, 5 сентябрьгә кадәр аларны чәчү эшен тәмамларга кирәк. Бүгенге көндә көзге культуралар 180 мең гектарда яки барлык мәйданнарның 28 процентында чәчелгән. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районнарга бу юнәлештәге эшләрне активлаштырырга киңәш итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.