Мамадыш районында фермерлар комбайннарының уракка әзерлеген тикшерделәр

Аларның ремонтының сыйфатына югары бәя бирделәр.
(Мамадыш, 22 июль, "Татар-информ", "Нократ", Миңневарис Миңгалиев). Бу көннәрдә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Мамадыш районы хуҗалыклары һәм фермерлары комбайннарының уракка әзерлеген тикшерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Министрлык вәкилләре “АПК “Азык-төлек программасы”ндагы, Павлов, Хисмәтов крестьян-фермер хуҗалыкларындагы комбайннар парадында катнаштылар һәм аларның ремонтының сыйфатына югары бәя бирделәр.