Саба районы хуҗалыкларында көн саен 200 тоннадан артык сөт савалар

Саба республика буенча сөт җитештерүдә өченче урында.

(Саба, 22 май, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәридә Вилданова). Бүген Саба районы хуҗалыкларында сыерлардан көн саен 223 тонна сөт савыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Республика буенча сөт җитеш­терүдә район Әтнә, Кукмара районнарыннан азга гына калышып, 3нче урынны били. Күрсәткечләрдә әллә ни зур аерма юк, мәсәлән, Кукмарада бер сыердан 26,5 килограмм сөт савылса, Саба районында 26,3 килограмм тәшкил итә.

«Терлекчеләребез алдына бер­ничә ел элек сөт җитештерү күләмен 200 тоннага җиткерү бурычы куелган иде, быел февраль аенда бу максатка ирешелде. Әмма әле бу чик түгел. Алга таба республиканың әй­дәп баручы районнарын куып җитү бурычы куела. Терлекчеләрдән тагын да зур тырышлык, бердәмлек сорала», — ди авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев.

Белгеч белән районда иң күп сөт җитештерүче хуҗалыкларның берсе — «Курсабаш» җәмгыятенең сөтчелек комплексында булдык. Комплекста 400 баш савым сыеры бар. Ферма мөдире Фәнил Габ­драхманов әйтүенчә, хуҗалыкта бер көнгә 12 тонна сөт җитештерелә.

«Курсабаш» җәмгыяте җи­тәкчесе Ирек Җиһаншин әйтүенчә, хуҗалыкта сөт саву күрсәткечләре узган елгыдан 104 процентка югарырак. Киләчәктә терлекчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү максатыннан фермага яна төр технологиялар кертү, эш шартларын автоматлаштыру күздә тотыла. Шулай ук савым сыерларын ишәйтү планлаштырыла. Аларның продуктлылыгын арттыру — төп бурычларның берсе.

«Курсабаш» җәмгыятендә терлекчелектә эш яхшы оештырылган. Ветеринария табибларының һәм ясалма орлыкландыру белгечләренең эшчәнлекләре нә­тиҗәсендә бозау алу күр­сәткечләре дә югары. Бер елга бүлеп караганда 100 сыерга 90лап бозау туры килә. Нәсел эше яхшы алып барыла. Көндәлек рацион да бик төгәл көйләнгән. Кыскасы, җәмгыятьтә терлекчелеккә караш югары», — ди Илшат Нурмиев.