ТР Муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышка җыела

Каралышка төп 3 мәсьәлә чыгарыла

 (Казан, 22 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан кремлендә ТР Муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышы була. ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һ.б. рәсми затлар катнашындагы утырыш ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров җитәкчелегендә бара.

“Татар-информ” агентлыгына шул хакта белешмә биргән ТР Муниципаль берәмлекләр советы матбугат хезмәте ачыклык керткәнчә, видеоконференция режимында үткәреләсе утырышта каралышка төп 3 мәсьәлә чыгарыла. Аерым алганда, ТРның муниципаль районнарының (шәһәр округларының) айлык социаль-икътисади үсеш рейтингын формалаштыру методикасы, республиканың муниципаль районнарында (шәһәр округларында) кече һәм урта бизнес үсеше күрсәткечләре, Татарстанда аерым төркем олылар арасында диспансеризация үткәрү турында сүз була. Болар хакында Татарстанның Икътисад һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары вәкилләре доклад белән чыга.