420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда үткән тәүлектә 3276,7 т сөт савып алынган, бу 2013 нче елның шушы чорыннан 165 т күбрәк. Һәр сыердан тәүлегенә уртача савым 14 кг кадәр арткан. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
Ай башы белән чагыштырганда, продукция производствосының үсеше 120,6 тоннага җиткән. Үткән көн дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 16,9 тоннага күбрәк сөт алынган.
Сөтнең тулай күләме буенча Әтнә районы – лидер, анда үткән тәүлектә 137,7 т сөт алынган, Саба - 125,4, Балтач - 173,5, Кайбыч - 74,3 т, Кукмара 156 т һ.б.
Үткән тәүлектә Мөслим, Бөгелмә, Чирмешән, Менделеевск, Спас районнарында 17,5-51,8 т сөт җитештерелгән.