Әлки районында 7 меңнән артык гаилә шәхси хуҗалыкларында авыл продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә

2 меңнән күбрәге шәхси хуҗалыкларын үстерүгә кредит алган

 (Казан, 22 май, “Татар-информ”). Бүген Әлки районында 7069 гаилә шәхси хуҗалыкларында авыл продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә.

2006 елдан бирле 2474 райондашыбыз шәхси хуҗалыкларын үстерүгә банклардан 427,3 млн. сум кредит алган, шуның 49 млн. 81 мең сумы халыкка субсидия рәвешендә кире кайтарылган, дип яза “Әлки хәбәрләре”басмасы. Кредит акчасын авыл халкы мөгезле эре терлек һәм башка йорт хайваннары, умарта, авыл хуҗалыгы машиналары сатып алуга, каралты-кура төзүгә тоткан.