Татарстанда 53,6 мең гектар мәйданда шикәр чөгендере чәчелгән

Бу планлаштырылган күләмнең 83 проценты дигән сүз
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә Татарстанда 53,6 мең гектар мәйданны шикәр чөгендере били, бу планлаштырылган күләмнең 83 проценты дигән сүз. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Сарман һәм Зәй районнары игенчеләре тамыразык чәчү эшләрен төгәлләде, шулай итеп шикәр чөгендере 9 мең һәм 9,9 мең гектар мәйданны били. Нурлат районнары аграрийлары бу авыл хуҗалыгы культурасын чәчүне тизләтелгән темплар белән алып бара, анда тамыразык 6,2 мең гектарны били, бу фаразланган күрсәткечләрнең 80 процентын тәшкил итә. Чүпрәле районында 3,2 мең гектарга (80), Буада 6 мең гектарга (76) шикәр чөгендере чәчелгән.