Узган елда шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларга 2 млрд сумнан артык ярдәм күрсәтелгән

Алексей Песошин агросәнәгать комплексы үсешенә 2018 елда 20 млрд сум акча юнәлдерелгәнен әйтте.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстанда кече хуҗалык формалары – шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары дәүләттән 2 млрд сумнан артык ярдәм алган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 47нче утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисабында ТР Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

Республикада 450 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 4,6 мең фермер хуҗалыгы исәпләнә. Фермерларга һәм кооперативларга грантлар – 878 млн сум, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр 523 млн сум тәшкил итә.

Алексей Песошин 2018 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 216,0 млн сум булганын әйтте. Былтыр агросәнәгать комплексы үсешенә 20 млрд сум акча юнәлдерелгән.