Республиканың агросәнәгать комплексы хуҗалыклары авыр культиваторлар ала

Республиканың агросәнәгать комплексы хуҗалыклары авыр культиваторлар ала

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Быел республиканың игенчеләре чәчү алдыннан туфракны эшкәртү өчен авыр культиваторлар кулланырга планлаштыра. Туфракны гади сабан белән эшкәртү вакыт кына түгел, ә чыгымнар да таләп итә. Аерым алганда, ягулык өч тапкыр артык таләп ителә. Авыр культиваторларга кытлык юк - республиканың Биектау һәм Буа районы предприятиеләре аларны чыгаруны җайга салган.

Республиканың Чирмешән районы хуҗалыгы берничә ел буе җир эшкәртүдә бу ысулны куллана. Яңа ысулның өстенлекләре турында күрше төбәкләр: Оренбург өлкәсе, Удмуртия һәм Себернең берничә төбәгенең тәҗрибәсе сөйли. Ә менә авыр культиваторга тагыла торган чәчкеч 1 миллион сум тора. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республиканың агросәнәгать комплексы хуҗалыклары яңа техниканы алып ота гына, дип саныйлар.