Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бер ел эчендә файдаланылмый яткан 45 мең гектар җир әйләнешкә кертелгән
2021 елда 113 мең гектардан артык файдаланылмый яткан авыл хуҗалыгы җире ачыкланган.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 4,6 миллион гектардан артык җир бар. Шул ук вакытта, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәте (Россельхознадзор) мәгълүматлары буенча, 2021 елда 113 мең гектардан артык файдаланылмый яткан җир ачыкланган. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, узган ел 45 мең гектардан артык шундый җирне әйләнешкә керткәннәр. Әмма участокларның зур өлеше шәхси милектә. Өстәвенә, аларның күбесе Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Лаеш, Яшел Үзән, Мамадыш һәм Питрәч районнарына туры килә.
«Файдаланылмый яткан җирләрне әйләнешкә кертү өстенлекле бурычларның берсе булырга тиеш, шул ук вакытта, бу эштә федераль, республика һәм муниципаль хакимият органнары җәлеп ителгән», - дип искәртте Әһлиуллин.
Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда намуссыз милекчеләргә йогынты ясау өчен дәүләт җир күзәтчелеге оештырыла. Әгәр закон бозучыга муниципаль җир контроле кысаларында җирле үзидарә органнары материаллары нигезендә штраф билгеләнсә, түләнгән сумма тулысынча муниципалитетларның бюджетына күчерелә. Узган ел мондый штрафларның күләме 1,2 миллион сум тәшкил иткән.
Әһлиуллин муниципалитетларны бу юнәлештәге эшне көчәйтергә чакырды.
Ул шулай ук элегрәк торак пунктларның чикләренә кертелгән җир кишәрлекләренең максатчан файдаланылмавына бәйле проблема турында да сөйләде. Аларның күпчелеге буенча тиешле документлар, шул исәптән җирдән файдалану һәм төзелеш эшләре алып бару кагыйдәләре, территорияләрне ызанлау һәм планлаштыру проектлары һ.б. әзерләнмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз