news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында өч авыл хуҗалыгы оешмасы автомобильгә ия булды

Актанышта хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр.

(Актаныш, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). Бүген Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында хезмәт алдынгыларын данладылар. Бу көнне Актанышта барлык тармак хезмәтчәннәрен дә берьюлы хөрмәтләделәр. 

Актаныш районына караган биш авыл җирлеге 100 мең сумлык сертификат, өч авыл хуҗалыгы оешмасы автомобильгә ия булды.

Бәйрәм чарасына чакырылган төрле һөнәр ияләре бер залга җыелды. Аларны район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләде. Игенчелек, терлекчелектә эшләүчеләрне дә сәхнәдә күрергә туры килде. Табиблар, пешекчеләр, укытучы-тәрбиячеләр, ипи пешерүчеләрнең исемнәре хөрмәт белән телгә алынды. Үзләренә дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды.

«Үз һөнәренең остасы» исеменә лаек булган 32 район кешесенең фоторәсемнәре районның Мактау тактасына куелачак.

Алдынгылар бәйрәменә актанышлылар ел буе әзерләнә. Бу традиция инде бик күп еллар дәвам итеп, көтеп алган бәйрәмгә әверелде.

«2021 елда корылык булу сәбәпле, авыл хуҗалыгында җиңел булмады. Ләкин продукция җитештерү кимемәде. Терлекчелек өлкәсе нык таяныч күрсәтте. Актаныш халкы — эшли торган халык. Бер генә өлкә дә республикада төшеп калганнардан түгел», — диде Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100