news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы куркынычы аз булган хуҗалыклар билгеле

Марат Җәббаров кош гриппы һәм Африка дуңгыз чумасыннан зур икътисади зыян килгәнен әйтте.

Татарстанда Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы куркынычы аз булган хуҗалыклар билгеле
Рамил Гали

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Африка дуңгыз чумасы һәм кош гриппы куркынычы түбән булган хуҗалыкларны атады.

Дуңгызчылык предприятиеләре арасында вирустан иң сакланган оешмалар Тукай районының «Камский бекон», «Феникс» җаваплылыгы чикләнгән оешмалары, Буа районының «Авангард» һәм Саба районының «Татмитагро» җәмгыятьләре.

«Кошчылык предприятиеләре арасында „Ак Барс“ кошчылык комплексы филиалы „Яратель“ фабрикасы һәм „Челны Бройлер“ филиалының куркынычсызлыгы югары дәрәҗәдә. Калган предприятиеләр үзләрен куркыныч авырулар керүдән тулысынча саклый алмый», — диде министр.

Марат Җәббаров кош гриппы, Африка дуңгыз чумасыннан зур икътисади зыян килгәнен әйтте. «Бу вазгыятькә игътибар белән карарга, эшне көчәйтергә кирәк. Берничә миллиардлы югалтулар булды. Инфекцияне туктату өчен мөмкин булганның барысын эшләргә тиешбез. Бездәге база, җайланмалар контрольдә тотарга, проблемага әйләндермәскә ярдәм итә», — диде.

Татарстанда узган елда азык-төлек продукциясендә Африка дуңгыз чумасының 21 очрагы ачыкланган. Кабан дуңгызларында 14 очрак расланган. 2020 елның декабрендә Алабуга районының «Түбән Кама» паркында кыргый кабаннарда һәм Зәй районы аучылык хуҗалыкларында Арфика дуңгыз чумасы табылды.

Ризыкта һәм патологик материалларда кош гриппының 68 очрагы билгеле булды.

Йорт кошлары арасында биш очрак расланды. Октябрьдә Буаның ике хуҗалыгында, Мөслим һәм Чүпрәле районнарында, ноябрь башында Яшел Үзәндә «Залесный» агрофирмасында кош гриппы табылды. Хәзерге вакытта республикада кош гриппы буенча карантин гамәлдән чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100