Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Җәббаров: Лейкозга каршы максатчан шөгыльләнмәсәк, бернигә ирешеп булмый
«Һәр хуҗалык буенча юл картасы бар. Без һәр предприятие буенча юл картасы булсын дип күрсәтмә биргән идек. Минемчә, ул карта булса да, үтәлми дип уйлыйм», — диде министр.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров лейкозга каршы көрәшкә игътибарны көчәйтергә кушты. «Лейкозга каршы максатчан шөгыльләнмәсәк, бернигә ирешеп булмый», — диде.
«Лейкоз буенча имин вазгыятькә ирешү бурычы кискен тора. Яхшы эшләүче районнарның лейкоз белән бәйле проблемалары юк та диярлек. Ә Кама Тамагы, Лаеш, Нурлатта баш саны йогышлану 27 проценттан 36 процентка кадәр. Бу зур күрсәткеч дип саныйм», — диде министр коллегия утырышында.
Марат Җәббаров сүзләренчә, лейкозны бетерү буенча район башлыгы да, дәүләт ветеринария хезмәте, авыл хуҗалыгы идарәсе дә шөгыльләнергә тиеш. Начар күрсәткечле районнарда муниципалитет җитәкчелеге, район ветеринария бүлеге, хуҗалыклар арасында элемтә юк дигән сүз, ди ул. «Килешеп эшләүчеләрнең нәтиҗәсе дә күренә», — диде.
«Һәр хуҗалык буенча юл картасы бар. Без һәр предприятие буенча юл картасы булсын дип күрсәтмә биргән идек. Минемчә, ул карта булса да, үтәлми дип уйлыйм», — диде.
Министр киләсе атнада терлекчелек буенча киңәшмә уздырылачагын әйтте. «Терлеклек буенча һәр ай үткәрәчәкбез. Артта калган ун район аеруча игътибар үзәгендә булачак», — дип кисәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз