news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Салман авылында яшәүчеләр 7 миллион сумлык сөт тапшырган

Авылда яшәүчеләр алык 244 баш мөгезле эре терлек асрый.

Әлки районы Салман авылында яшәүчеләр 7 миллион сумлык сөт тапшырган
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районының Салман авыл җирлегенең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында барлыгы 111 сыер асрала. Әлеге авылда яшәүчеләр 2020 елда 7 миллион сумлык сөт тапшырган.

Салман авыл җирлеге составына керүче авылларда яшәүчеләр хезмәт сөючәнлекләре белән дан тота. Халык 244 баш мөгезле эре терлек асрый (шуларның 111е — сыер), 46 дуңгыз, 326 сарык, 50 кәҗә, 10 ат, 1452 кош, 37 йорт куяны һәм 114 умарта оясы тота. Бу хакта гражданнар җыенында авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Гайфуллина сүзләренә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.

«Халыкның төп керем чыганакларының берсе — сөт сату. 2020 ел башыннан 540 тонна сөт сатылган, гомумән 7 млн 71 мең сум акча кергән», — дип хәбәр итте җирлек җитәкчесе.

Сөт җыючы Руслан Хәмидуллин иртәнге сәгать биштән авыллардан сөт җыярга чыга. Кышкы чорда сөтне ике көнгә бер тапкыр ала. Ә җәйләрен торак пунктларны көн саен йөреп чыга. Сөт өчен акчаны халык үз вакытында, айга ике тапкыр ала.

Халыктан сөт җыю белән күрше Алексеевск районы эшмәкәре Александр Балясников та шөгыльләнә. Ул Ромоданнан килә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100