Былтыр Татарстанда котыру чире 2019 елга караганда күбрәк булган

2020 елда республикада 37 котыру очрагы теркәлгән.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган 2020 елда Татарстанда котыру чире, 2019 ел белән чагыштырганда, күбрәк булган. 

«Котыру авыруының былтыр 37 очрагы билгеле. Алдагы елга караганда, 13 кә күбрәк», — диде бу минутларда бара торган коллегия утырышында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов. 

Ул, 2015 ел белән чагыштырганда, авыру 9 тапкыр кимегәнен искәртте. «Әлбәттә бу безгә тынычланырга ирек бирми. Котыруга каршы көрәшне дәвам итәбез», — дип белдерде.