news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы умартачыларны укырга чакыра

Республика умартачыларын түләүсез укытачаклар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы умартачыларны укырга чакыра
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). 10 февральдән 20 февральгә «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү» ФДБМУ «Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ белән берлектә «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү» программасы буенча укулар уздыра. Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Уку процессында умартачылык оештыру өчен җир алу буенча җентекле инструкция биреләчәк, умарта ояларының биологиясе, умартачылыкны алып бару технологиясе каралачак, экологик чиста умартачылык продукциясе алу өчен заманча җайланмалар күрсәтеләчәк, умарталарда була торган йогышлы һәм йогышсыз авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау алымнары тәкъдим ителәчәк.

Органик умартачылык продукциясе җитештерүне оештыруга аерым игътибар биреләчәк.

Укулар барышында профессорлар, институт доцентлары, «Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ хезмәткәрләре һәм башкалар катнашачак.

Уку түләүсез, ул 72 сәгатькә исәпләнгән. Көн саен 8.50 сәгатьтән 16.20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Тыңлаучыларны теркәү 10 февральдә 8.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100