Казанда ТР агросәнәгать комплексының кадрлар потенциалы белгечләрен укыталар

Курсларда хезмәт коллективлары белән җитәкчелек итүнең социаль-психологик нигезләренә зур игътибар бирелә

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында ТР агросәнәгать комплексының кадрлар хезмәте җитәкчеләре өчен укулар башланды. Курсларда хезмәт коллективлары белән җитәкчелек итүнең социаль-психологик нигезләренә зур игътибар бирелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына институт ректоры Сәлимҗан Шәрипов хәбәр итте.
Аның карашынча, кадрлар хезмәте җитәкчеләренә заманнан калышмас өчен тормышның үзәгендә кайнарга туры килә - агросәнәгать комплексындагы вәзгыять бик тиз үзгәрә, җитәкчеләр һәм белгечләрдән инновацион якын килүне таләп итүче перспектив бурычлар хәл ителә.
Шунлыктан укулар барышында персонал белән идарә итү технологиясенә, кадрлар сайлауга, агросәнәгать комплексында эшләүчеләрне бәяләү һәм аттестацияләүгә игътибар биреләчәк.
Шулай ук агросәнәгать комплексында резервтагы җитәкчелек итүче потенциал булдыру, каршылыклы хәлләрне чишү һәм башкаларга да зур игътибар бирү күздә тотыла.