Марат Әхмәтов Литва делегациясе белән очрашты

Литваның “АРВИ” компаниясе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итә

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Литва Республикасы делегациясе белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Делегация составына экс-премьер-министр, Литваның халык партиясе рәисе Казимира Прунскене, Россиянең Мариямполедагы дәрәҗәле консулы, “Арви” ЯАҖ идарәсе президенты Видмантас Кучинскас, “Арви һәм к.” ЯАҖ вице-президенты Альфонсас Тамошюнас һ.б. катнашты.
Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Дәүләт Советы депутатлары
Альберт Бикмуллин, «Родная земля» агроходингы генераль директоры Айдар Гәрәев, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Булат Камалов, “РАЦИН” ДУП генераль директоры Әсгать Шәрәпов катнашты.
“АРВИ” үз эшчәнлеген 1993 елда башлаган предприятиеләр төркеме, Литвада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продуктлары җитештерү өлкәсендә иң эре компанияләрнең берсе булып санала. Компания ашлама, терлек азыгы, шикәр, ит эшкәртү, терлек калдыкларын юк итү белән шөгыльләнә.
Очрашуда терлек азыгы җитештерү, терлек калдыкларын юк итү, күркәләр үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды. Шулай ук азык-төлек секторында ике яклы сәүдәне үстерү перспективаларына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.