Әлмәттә гаилә фермаларын киң җәелдерүдә 13 кеше катнаша

Районның башкарма комитеты җитәкчесе Мансур Хафизов федераль максатчан программаны үстерү буенча киңәшмә үткәрде

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Гаилә фермасын булдыру буенча федераль максатчан программада Әлмәт муниципаль районыннан 13 кеше катнаша, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Мансур Хафизов программада катнашучылар катнашында киңәшмә үткәрде. Аның барышында гаилә фермасын булдыру, аны милек буларак рәсмиләштерү һәм аның өчен җир алу мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Бүгенге көндә максатчыл программадан 20 теләк белдерүченең 13е файдалана.
- Программада катнашучыларны нык сайлап алабыз, - ди башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушин. – Бизнес-проектның грамоталы төзелүенә, моның киләчәк переспектвасына зур игътибар бирәбез.