Казанда белгечләр корылык шартларында бәрәңге эшкәртү мәсьәләсе буенча фикерләште

Корылыклы җирдә бу культура уңышын алу актуаль мәсьәләгә әйләнә

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында бәрәңгене эшкәртү һәм саклау буенча семинар узды. Бу чарага республиканың бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылган иде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Семинарны Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров ачты һәм докладында бәрәңге үстерү өлкәсендә институтның инновацион эшләнмәләре турында белдерде.
Семинар бароашында агымдагы елда ТР территориясендә бәрәңге үстерү буенча нәтиҗәләр ясалды. Бигрәк тә эшкәртү, сорт үзенчәлекләре һәм бәрәңгене саклауга зур игътибар бирелде. Киңәшмәдә катнашучыларда бу культурага югары һава температурасының йогынтысын киметү буенча препаратлар куллану методикасы кызыксыну уятты.
Семинарның практик өлеше кысаларында катнашучылар Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә базасында урнашкан заманча бәрәңге саклау урынында булды.