Татарстанда шикәр чөгендерен барлык мәйданның өчтән бер өлешеннән җыеп алганнар

Зәй, Буа һәм Нурлат шикәр заводлары мәйданчыкларына 460 мең тонна шикәр чөгендере китерелгән.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Республикада шикәр чөгендере чөгендернең өчтән бер өлеше җыелган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.Республикада шикәр чөгендерен җыю план буенча бара, диде киңәшмәдә Марат Җәббаров.«Һава торышы чөгендер өчен уңдырышлылыкны һәм шикәр чыгышын арттыру өлешендә, шулай ук комбайннар эше өчен уңай тора», - диде ул.Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренчә, бүген кырларда 102 берәмлек үзйөрешле чөгендер җыю комбайннары эшли, шул исәптән Буа районында - 24 комбайн, Зәй районында - 12, Сарман районында - 10.Шикәр чөгендере 20 мең гектардан алынган, бу әлеге техник культураның урып-җыю мәйданының өчтән бере диярлек (63,7 мең га).Докладчы сүзләренчә, 827 мең тонна татлы тамыр чыгарылган, җыелган мәйданнан уңыш 422 ц/га тәшкил итә, бу узган елның шушы чоры күрсәткечләреннән 72 ц/га артык.