Марат Әхмәтов: "Татарстанның авыл хуҗалыгы югары технологияләр һәм заманча техника кертү исәбенә яңа дәрәҗәгә чыгарга тиеш"

Марат Әхмәтов: "Татарстанның авыл хуҗалыгы югары технологияләр һәм заманча техника кертү исәбенә яңа дәрәҗәгә чыгарга тиеш"

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Игорь Черепанов). Татарстанның агросәнәгать комплексы югары технологияләр һәм заманча техника кертү исәбенә яңа дәрәҗәгә чыгарга тиеш. Бу хакта бүген ТР Премьер-министрының урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Казан" Милли күңел ачу үзәгендә "CLAAS" немец компаниясен тәкъдир итү семинарында әйтте.

Аның сүзләренчә, фирма вәкилләрендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән төзелгән "100" программасы зур кызыксыну уяткан, анда Татарстанның дәүләт ярдәме күрсәтелә торган йөз алга киткән авыл хуҗалыгы предприятиесе кертелгән. РФ Президентының авыл хуҗалыгына карата федераль сәясәт приоритетлары турындагы белдерүендә, нәкъ алар икътисадның бу секторында технологик яктан алга китүне тәэмин итәргә тиеш.

Әлегә республиканың авыл хуҗалыгы комплексы өчен вәзгыять бик уңай түгел. Дизель ягулыгының бәясе 18 сумга кадәр, дип билгеләп үтте вице-премьер. Тармак башлыгы шул ук вакытта җирнең төп продукты - игеннең килосы 2 сумнан чак кына артык булуын да искәртте. "Күп кенә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен авыр вакыт, бигрәк тә бу бизнеска җитди ниятләр белән килүчеләргә", - диде М.Әхмәтов. Әмма министр "Кызыл Шәрык" АҖ, "Татфондбанк", "Татэнерго", "Бәхетле-агро" кебек көнбатыш технологияләренең өстенлекләренә ышанган эре җир милекчеләр аларда экономияли алмаячак, дип саный.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы фикеренчә, узган гасырның 60-70 елларында кертелгән Россиянең игенчелек һәм терлекчелек технологиясе чыгымлы. Ул үзебезнең авыл хуҗалыгы машиналары җитештерүчеләрнең ихтыяҗларын сыйфат, технология буенча да канәгатьләндермәвен һәм көнбатыш техникасы белән чагыштырып булмавын ассызыклады. Билгеле дәрәҗәдә патриотлык кирәк, әлбәттә, диде М.Әхмәтов. РФ Президенты карары буенча якын арада заманча техника кертергә теләүчеләр өчен Россиянең таможня пошлиналарын киметергә ниятләве дә очраклы түгел, дип билгеләп үтте ул.

Министр сүзләренчә, Татарстан бу өлкәдә чит ил компанияләре белән 2000 елдан бирле хезмәттәшлек алып бара. "Бу вакыт эчендә 2 меңнән артык чит ил авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган, аларның биш өлеше "CLAAS" компаниясе тарафыннан җитештерелгән", - дип белдерде ул. М.Әхмәтов бу семинарны алман партнерлары белән ныклап эш итүнең башлангыч ноктасы, дип саный.

"CLAAS" читкә чыгару бүлегенең идарәчесе Дитер Дюринг Россия төбәкләре арасында фирма продукциясен зурлап тәкъдир итү буенча Татарстанның беренче булуын ассызыклады.

Бүген "CLAAS" тәкъдим иткән техника республиканың аграр секторына алга китәргә ярдәм итә ала торган. Компания продукциясенә сыйфаты, ышанычлы һәм бәясе буенча дөньяда ихтыяҗ зур. Компаниянең тагын бер уңышы - Россиядә киң үсеш алган сервис хезмәте.