Татарстанда өч миллион тонна ашлык җыеп алынган

Җыелган ашлык күләме буенча Буа, Тәтеш һәм Зәй районнары алда бара.

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Татарстанда яңа уңышның өченче миллион тоннасы җыелган. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 799,7 мең гектардан җыеп алынган. Бу әлеге культураларның урып-җыю мәйданының 53 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"3 млн104 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык — 38,6 ц/га, җыелган ашлык күләме буенча Буа, Тәтеш һәм Зәй районнары алда бара", - дип билгеләп үтелә хәбәрдә. 

Урып-җыю кампаниясенең экваторын республиканың 31 районы узып китте. Мәсәлән, Азнакай районында бөртеклеләрнең — 60%, Буа районында — 59%, Тәтеш районында — 57%, Спас районында — 56%, Чистай районында 55% ы җыеп алынган.

Иң югары уңыш Зәй районында — 59,9 ц/га.