Үткән тәүлектә Татарстанда 3374 тонна сөт җитештерелгән

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 128, 9 тоннага күбрәк

 (Казан, 21 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Үткән тәүлектә Татарстанда 3374 тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 128, 9 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Агымдагы ай башына караганда, савым сыерларының продуктлыгы 91,8 тоннага кимегән. Кичәге күрсәткечләр белән чагыштырганда, Татарстан буенча сөт күләме 4,6 тоннага кимегән. Бер тәүлектә һәр сыердан уртача 14,5 кг продукция алына.
Агымдагы ай башы белән чагыштырганда, сөт җитештерү буенча Алексеевск районы терлекчеләре артта калган, анда продуктлык 3,7 тоннага кимегән, Ютазы районында – 2, Яшел Үзәндә – 1,4, Лаешта – 1,3, Баулыда – 1,2, Лениногорскида – 1,1 тоннага.
Шулай ук республиканың Бөгелмә, Аксубай һ.б. районнарында да күрсәткечләр түбән тәгәрәгән.