Марат Әхмәтов Чирмешән районында төзелә торган сөтчелек комплексында булды

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгын районда урып-җыю кампаниясе барышы кызыксындырды

  (Казан, 21 август, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның Чирмешән муниципаль районында төзелә торган сөтчелек комплексында булды. Министр районда урып-җыю кампаниясе барышы кызыксындырды, дип белдерә тармак министрлыгы матбугат хезмәте.

Марат Әхмәтов Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин озатуында Югары Кәминкә авылында сөтчелек комплексы төзелеше белән танышты. 1 мең баш савым сыерга исәпләнгән комплекс бәясе 405 млн сум тәшкил итә. Заманча терлекчелек объектын “Ильхан” ҖЧҖ шәхси предприятисе булган эшмәкәр Ильяс Хәнәфиев торгыза. Эшмәкәр бу объектны төзергә дәүләт ярдәме кирәк булачагы турында сөйләде.

Терлекчелеге комплексына илтә торган 1 чакрым чамасы юл, суүткәргеч челтәре салу һәм терлек сатып алу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Ильхан» ҖЧҖ терлекләрне кышлату өчен азык әзерли инде.

Министр Чирмешән авылында авыл җирлекләре башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты. Марат Әхмәтовны урып-җыю кампаниясе барышы кызыксындырды. Бүгенгә Чирмешән районында 19,9 мең гектардан 30,7 мең тонна ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача уңыш 15,5 центнер тәшкил итә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры аграрийларны туфракны эшкәртү темпларын тизләтергә өндәде. Ул, шулай ук, дәүләтнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә көзге чәчү эшләрендә минераль ашлама белән ярдәм итәчәген белдерде.