Әлмәттә тартып алынган 19 бозауны хуҗасына кайтарганнар

Әлмәттә тартып алынган 19 бозауны хуҗасына кайтарганнар

(Казан, 21 август, "Татар-информ").  Әлмәт районында приставлар 3 атналап элек хуҗасыннан бурычлары өчен тартып алынган 19 бозауны кире кайтарып биргәннәр, дип, "Әлмәт таңнары" шушы вакыйганы сурәтли.

Ярдәмче хуҗалык хуҗасы 300 мең сумнан артык акча алып торган булган, әмма бурычын кайтарырга ашыкмаган. Шуннан соң бурычка биреп торучы шикаяте буенча аның бозауларына арест салганнар.

Шушы көннәрдә фермер бурычын тулысынча кайтарган, шулай ук 20 мең сумнан артык башкару җыемын да түләгән. Шуннан соң аңа бозауларын, билгеле, кайтарып биргәннәр.