Татарстанда 91,6 мең гектарга көзге культуралар чәчелгән

Гомумән, быел 702,2 мең гектарда көзге чәчү эшләре алып барырга кирәк, бу узган елга караганда күбрәк

  (Казан, 21 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 91,6 мең гектарга көзге культуралар чәчелгән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 13 процентын тәшкил итә. Гомумән, быел 702,2 мең гектарда көзге чәчү эшләре алып барырга кирәк, бу узган елга караганда күбрәк, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Кичә 14,4 мең гектарга көзге арыш һәм көзге бодай чәчелгән, узган ел бу сан 22 мең гектар тәшкил иткән. 2013 елда көзге чәчү эшләре темпы югары иде.

Азнакай, Алексеевск, Әтнә, Бөгелмә, Ютазы, Кукмара, Мамадыш, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе районнары көзге чәчү эшләрен актив алып бара, анда 19-25 процент мәйданны көзге культуралар били.