Татарстанда савым сыерларының продуктлылыгы кими

Аномаль эсселек һәм терлек азыгы җитмәү шартларында бу объектив фактор. Элеккеге дәрәҗәгә тиз генә ирешеп булмас, мөгаен

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда савым сыерларының продуктлылыгы кими. Аномаль эсселек һәм терлек азыгы җитмәү шартларында бу объектив фактор. Әмма бу җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин - элеккеге дәрәҗәгә тиз генә ирешеп булмас, мөгаен. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Узган тәүлектә сөтнең тулай савымы 3776 тоннага җитте, бу узган елгы дәрәҗәгә карата 101 процент тәшкил итә. Быелгы җәй башында исә сөт күбрәк җитештерелгән иде.
Бу өлкәдә Әлки районы терлекчеләре әйдәп бара, алар узган тәүлектә 190,5 тонна продукция җитештергән. Арча районында ул – 172,5, Балтач районында – 153, Кукмара районында – 148,6, Яшел Үзән районында – 137,3, Актаныш районында 126 тонна тәшкил итә. Татарстанның калган районнарында исә савым күләме сизелерлек кимеде.
Республиканың шәхси хуҗалыклары узган тәүлектә 470 тонна сөт саткан. Мисал өчен, Арча районы шәхси ярдәмче хуҗалыклары кабул итү пунктларына – 30,8 тонна, Биектау районы – 28, Балтач районы – 27,7, Буа районы – 26, Чистай районы крестьян хуҗалыклары 24 тонна продукция озаткан.