Әлки амбарларына 3410 тонна икмәк кайтарылган

Икмәк уңышы алдагы еллардагыдан дүрт мәртәбә ким

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Быелгы ашлык уңышы елдагыдан күпкә ким һәм игенчеләр алдында аның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу бурычы тора, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре”.
Хәзерге вакытта районның “Хузангай” АХҖК, “Яшь көч” ҖЧҖ, “Востокзернопродукт” ЯАҖ нең кайбер отрядларында ашлык суктыралар. “Хузангай” комбайнчылары 3370 гектарда эш башкарганнар инде, амбарларга 3410 тонна икмәк кайтарылган. Арыштан биредә һәр гектардан уртача 10,4 центнер, борчактан 8 центнер чамасы уңыш җыелган. “Востокзернопродукт” ЯАҖнең “Тахтала”, “Үргәгар”, “Ташбилге” отрядларында арпа һәм солы уңышы уртача 10 ар центнер.
Икмәк уңышы алдагы еллардагыдан дүрт мәртәбә ким.